Соры ябалаклар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Соры ябалаклар latin yazuında])
Соры ябалак

Соры ябалаклар (лат. Strix) — ябалаксыманнарның бер ыругы. Озынлыгы 33–84 см, зур чырайлы, озын койрыклы, йомшак каурыйлы кошлар, бармаклары да каурыйлар белән капланган. Ауразия, Америка һәм Төньяк Африканың урманнарында — 12 төре, элек Советлар Берлеге, Россия һәм Татарстанда 3 төре яши: соры ябалак, озын койрыклы ябалак, сакаллы ябалак. Ауга төн җиткәч чыгалар. Кимерүчеләр, кошлар, бакалар белән тукланалар.